Чүпрәледә имам-мөхтәсиб сайланды
Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Әлеге уңайдан "Җәмигъ" мәчетендә районның авыл имамнары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды. Аның эшендә төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район башлыгы Александр Шадриков та катнашты.